Татарстанда ана капиталына 127 меңнән артык гаилә сертификат алган
2020 елдан башлап бүгенгәчә республикада ана (гаилә) капиталына 127 меңнән артык сертификат рәсмиләштерелгән. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, агымдагы елның башыннан бирле 7 меңнән артык сертификат гаризасыз рәсмиләштерелгән. Ә узган 2025 елда мондый 19,3 мең документ әзерләнгән.
Ана капиталы күләменә килгәндә, хәзерге вакытта беренче балага дәүләт ярдәме 728 921 сум тәшкил итә. Әгәр гаиләдә беренче бала 2020 елга кадәр, ә икенчесе 2026 елның 1 гыйнварыннан соң туган булса, ярдәме күләме 963 243 сумга кадәр арта.
Сертификатлар автомат рәвештә рәсмиләштерелә. Бала дөньяга килү турында мәгълүматлар социаль фондка кергәч, әзер документ ата-ананың «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетына юллана. Гаризалар тутыру яки учреждениеләргә шәхсән бару таләп ителми.
Сертификатның цифрлы версиясе файдаланучыга йөкләп алу һәм бастыру өчен тәкъдим ителә. Документның гамәлдә булу вакыты чикләнмәгән, ә анда күрсәтелгән ана капиталы күләме ел саен 1 февральдә индексацияләнә.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, сертификатларны рәсмиләштерүнең бу актив форматы республикада 2020 елдан гамәлдә. «Гаиләләргә өстәмә гариза бирергә кирәкми, чөнки документ автомат рәвештә формалаша», – дип ассызыклады ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев