Җәмгыять

Татарстанда 80 педагог 90 мең сум түләү алачак

Татарстан Министрлар Кабинеты яшь өстәмә белем бирү педагогларына 90 мең сум күләмендә түләү тәртибен раслады.

Акча ике өлешкә күчерелә: 40 мең сум — килешүдән соң 10 көн эчендә, 50 мең сум — киләсе елның 31 маена кадәр. Түләүгә Татарстанда яшәүче 35 яшькә кадәрге РФ гражданнары дәгъва итә ала. Алар өстәмә белем бирү педагогы булып эшләргә һәм стажлары 5 елдан артмаска тиеш.

Алучылар конкурс нигезендә билгеләнәчәк. Ул тест һәм һөнәри әңгәмәне үз эченә ала. Иң күп балл җыйган 80 катнашучы җиңәчәк.


Нет комментариев