Татарстанда 43 мең яшь сайлаучы беренче тапкыр тавыш бирәчәк
2026 елда Татарстанда 43 мең яшь кеше беренче тапкыр сайлау участокларына барып, Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирәчәк.
Бу хакта Казанда «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәген ачу тантанасында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
Ул Россия дәүләт хокук университетының Казан филиалы студенты Әдилә Миназовага сайлауларга шәхси чакыру кәгазен тапшырды.
«Сайлаулар белән кызыксыныгыз! Сәясәт белән һәм үзегезнең, булачак балаларыгызның тормышы бәйле булган бөтен нәрсә белән кызыксыныгыз», — диде Кондратьев «Татар-информ»ның яшь сайлаучыларга нинди киңәшләр бирә аласыз, дигән соравына җавап итеп.
Дәүләт Думасының IX чакырылыш депутатларын сайлау 18 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр узачак. Бу көннәрдә яшь сайлаучылар үзләренең конституцион хокукларын беренче тапкыр гамәлгә ашыра алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев