Җәмгыять

Татарстанда 348 мең гектарда бөртекле культуралар җыеп алынды

Татарстанда урып-җыю кампаниясе дәвам итә. Бүгенге көнгә 348 мең гектар бөртекле культура суктырылган (планның 32%). Игенчеләр 1 млн 380 мең тонна ашлык җыйган. Бу хакта министр Марат Җәббаров сөйләде. Киңәшмәне Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Арпа һәм борчак җыюга 37 район керешкән. Тагын 750 мең гектарда ашлык, 668 мең гектарда майлы культуралар (шул исәптән 353 мең гектар көнбагыш, 54 мең гектар соя) җыю көтелә.

Иң күп мәйдан Лениногорск, Әлки һәм Минзәлә районнарында суктырылган (47% тан артык). Иң югары уңыш Тәтеш, Аксубай һәм Зәй районнарында (гектарыннан 50 центнердан артык). Министр кампания темпларын яхшы дип бәяләде.

Быелгы эшкәртү планы — 1,5 млн гектар. 49 мең гектар туңга сөрелгән, шул исәптән 30 мең гектары тирәнтен эшкәртелгән. Балтач, Яңа Чишмә, Сарман, Тукай һәм Чистай районнары иң активлар.


Нет комментариев