2026 ел башыннан Татарстан Республикасында махсус хәрби операциядән кайткан 27 сугышчы «Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» дәүләт программасы буенча яңадан укыту узган. Бу хакта «Россия эше» кадрлар үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Укуны тәмамлаучыларның 12се Татарстанның «Россия эше» кадрлар үзәге аша эшкә урнаштырылган. Тагын бер ветерана шәхси эшмәкәрлекне рәсмиләштергән, ә дүрт татарстанлы үзмәшгульләр сыйфатында теркәлгән.
Кадрлар үзәгендә билгеләп үткәнчә, узган елның шул ук чорында барлыгы дүрт кеше генә уку узган. Күрсәткечләрнең сизелерлек артуы карьера консультантларының актив эшләве нәтиҗәсендә булды. Алар махсус операция ветераннарын вакансияләр ярминкәләренә җәлеп итә, социаль челтәрләрдә дәүләт ярдәме чараларын игълан итә.
Дәүләт программасы ярдәмендә махсус хәрби операция ветераннары каравылчыларга һәм йөк төягеч йөртүчеләргә өйрәнгән. Кайбер катнашучылар «В» категориясеннән «С» категориясенә яңадан әзерләү узган.
«Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм» дәүләт программасы 2013 елдан бирле гамәлдә. Аның максаты – 2028 елга халыкның мәшгульлек дәрәҗәсен 60 проценттан төшермәү.
Нет комментариев