Татарстанда 200дән артык кеше түләүсез юридик ярдәм алды
Татарстанда Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм көне узды. Консультацияләр «Бердәм Россия» партиясенең төбәк һәм җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендә оештырылды, дип хәбәр итә партиянең матбугат хезмәте.
Акция барышында 200дән артык кеше профессиональ юридик ярдәм алды. Иң зур кызыксыну Казанда, Әлмәттә һәм Түбән Камада күзәтелде.
Белгечләр мөрәҗәгать итүчеләргә хезмәт, пенсия, салым, мөлкәт, җир һәм торак-коммуналь законнарның нормаларын аңлатты. Катлаулы тормыш хәленә эләккән гражданнарга аерым игътибар бирелде.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый акцияләр халыкка төрле мәсьәләләр буенча оператив рәвештә түләүсез юридик ярдәм алырга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев