Татарстанда 2 млн квадрат метрга якын торак тапшырылган
Татарстанда 1 млн 993 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу – еллык планның 63 проценты. Киңәшмәдә Төзелеш министры урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Коммерцияле төзелеш планы 74% үтәлгән (84 күпфатирлы йорт). Социаль ипотека буенча 49% (32 йорт), шәхси төзелештә 58% (1 млн 142 мең кв. м) тапшырылган.
Ятим балалар (641 кеше) өчен 49 торак урынына килешү төзелгән, 183 урынга аукцион игълан ителгән. Күп балалы гаиләләргә 22 сертификатның 8е бирелгән, яшь гаиләләргә 61 алучының 35е субсидия алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев