Татарстан халкын чыпчыкларны исәпкә алырга чакыралар
Татарстан халкы Бөтенроссия чыпчыклар исәбен алуга кушылып, берникадәр вакытка бердвотчер була ала. Кошларны исәпкә алу 8 августтан 16 августка кадәр узачак.
Татарстанлыларга табигатькә ярдәм итү өчен берничә фотосурәт ясау һәм махсус сайтта анкета тутыру гына кирәк. Җыелган мәгълүматлар орнитологларга чыпчыклар популяциясенең ни өчен кимүен аңларга һәм аларны саклау чараларын күрергә ярдәм итәчәк.
2026 елның кышында узган исәп алуда Татарстаннан 400гә якын кеше катнашкан иде. Алар республикада 7 меңгә якын чыпчык санаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев