Татарстан урманнарында быел 225 ял зонасы тәртипкә китерелгән
Татарстанда быел урманнарга ял итәргә килүчеләр өчен 225 урын төзекләндерелгән. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Ял зоналарын тәртипкә китерү — урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чараларының бер өлеше. Рәсми мәйданчыклар булдыру рәсми булмаган ял урыннары барлыкка килүне һәм янгын чыгу куркынычын киметә.
Шулай ук халык арасында агитация-аңлату эшләре алып барыла: янгынга каршы баннерлар, аншлаглар, мәгълүмати такталар урнаштыру, листовкалар һәм буклетлар тарату.
Бу эшләр «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев