Җәмгыять

Татарстан урман хуҗалыкларына яңа техника тапшырылды

Бүген Татарстан урман хуҗалыкларына Саба районында Татарстан Урман хуҗалыгы идарәсе оешуга 105 ел тулуга һәм Урман хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Республика урман хуҗалыклары җитәкчеләренә тантаналы шартларда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты һәм «Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы ярдәмендә сатып алынган 37 берәмлек махсуслаштырылган техника һәм җайланма тапшырылды.

«Бер атнадан бәйрәм — Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне булачак. Бүген без техника тапшырабыз. Барыгызга да хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Татарстанның урман хуҗалыгына киләчәктә дә зур игътибар биреләчәк. Эшегездә уңышлар», — дип белдерде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.


Нет комментариев