Татарстан өлкән яшьтәге кешеләр күп булган төбәкләр арасына керде
Татарстан Россиянең өлкән яшьтәге кешеләр өлеше иң югары булган төбәкләре исемлегендә.
Бу хакта «Известия» газетасы тикшеренү нәтиҗәләренә таянып хәбәр итә.
Тикшеренүдә 63 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар һәм 58 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар өлеше карала. Өлкән яшьтәге кешеләр күбесенчә Үзәк Россия, Идел буе һәм өлешчә Урал төбәкләрендә яши.
Иң югары күрсәткечләр теркәлгән төбәкләр арасында — Татарстан. Шулай ук исемлеккә Тамбов, Киров, Курган, Тула өлкәләре һәм Мордовия кергән.
Экспертлар билгеләп үткәнчә, Татарстанда өлкән яшьтәгеләр өлешенең артуы сәламәтлек саклау системасының яхшы эшләве һәм сәламәт яшәү рәвешенең таралуы белән бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев