Татарстан мәктәпләрендә капиталь ремонтның 37 проценты төгәлләнгән
Татарстанда социаль өлкә объектларын капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә.
Иң күп күләмдәге эшләр мәгариф тармагына туры килә: республика һәм федераль программаларга 170 объект кертелгән. Бу хакта Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә белдерде.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе үткәрде. Анда шулай ук Премьер-министр Алексей Песошин һәм Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
Министр сүзләренчә, гомуми белем бирү мәктәпләрендә капиталь ремонт 37 процент дәрәҗәсендә башкарылган. Хәзерге вакытта төзекләндерү эшләре 61 уку йортында алып барыла.
Җәйге каникуллар вакытына мәктәп ашханә блокларын ремонтлауның төп этабы планлаштырылган. Бүгенге көндә 21 объектта эшләр бара, ә бу юнәлештә башкарылган эшләрнең гомуми өлеше 7 процентка җиткән.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә килгәндә, 23 балалар бакчасында ремонт 50 процентка төгәлләнгән.
Ресурс үзәкләрендә капиталь ремонт эшләре 47 процентка башкарылган. Кукмара районында бер объект инде файдалануга тапшырылган.
Тулай тораклар буенча эшләр 42 процент дәрәҗәсендә. Соңгы ике атна эчендә Түбән Кама районында бер объектта ремонт төгәлләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев