Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан балаларны Кырымга җибәрүне туктатты

Кырым хакимияте тәкъдиме буенча, Татарстан 1 сентябрьгә кадәр балаларны ярымутрау лагерьларына озатуны туктатты. Бу хакта ТР Яшьләр министрлыгы хәбәр итте.

Хәзерге вакытта ике лагерьда Татарстан балалары кала, алар ризык һәм су белән тәэмин ителгән. Җәйне Кырымда уздырырга планлаштыручыларга Краснодар краенда ял итү яки акчаларын кире кайтару тәкъдим ителәчәк.

Республикада оператив штаб эшли, ә ата-аналар 8 (843) 292-29-19 телефоны буенча сорауларын бирә алалар.

Исегезгә төшерәбез: Кырым башлыгы Сергей Аксенов указы белән төбәктә балаларны кабул итү 1 сентябрьгә кадәр туктатылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев