Татарстан 2025 елда туристларны кабул итү буенча илнең алдынгы бишлегенә керде
Татарстан 2025 ел нәтиҗәләре буенча кунакханәләрдә яшәүче туристлар саны буенча Россия төбәкләре арасында бишенче урынны алды.
Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Агым 2,9 миллион кеше тәшкил иткән.
Беренче урында - Мәскәү (12,9 миллион турист). Алга таба Краснодар крае (9,3 миллион), Санкт-Петербург (7 миллион) һәм Мәскәү өлкәсе (6,4 миллион) урнашкан.
Узган ел нәтиҗәләре буенча республикага барлыгы 4,5 миллион турист килгән – бу 2024 елга караганда 0,2 миллионга күбрәк. Күмәк урнаштыру чараларына туристлар агымы үсеше шулай ук 0,2 миллион кеше тәшкил иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев