Табиб кисәтә: эссе һава кемнәр өчен иң куркыныч
Җәмгыять

Табиб кисәтә: эссе һава кемнәр өчен иң куркыныч

Казанның 21 нче поликлиникасы табибы Анастасия Иванова эссе һава торышының сәламәтлеккә ничек тәэсир итүе турында сөйләде.

Эсселек – йөрәк-кан тамырлары, үпкә системасы һәм терморегуляция өчен зур йөкләнеш. Иң куркыныч төркем – хроник авырулары булган кешеләр.

Аеруча сак булырга тиешләр:

  • йөрәк авырулары һәм артериаль гипертония белән интегүчеләр (эсселек инсульт һәм инфаркт куркынычын арттыра);

  • шикәр диабеты белән авыручылар (эсселек фонында гипер- яки гипогликемия куркынычы бар);

  • бронхиаль астма яки хроник үпкә авырулары булганнар (кайнар һава сулауны авырайта).


Нет комментариев