Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сөембикә манарасын төзекләндерәчәкләр

Казан Кремлендәге Сөембикә манарасын ныгытуны 2026 елның декабренә кадәр тәмамларга планлаштыралар.

 Кремль диварлары участокларын ныгыту эшләре 2027 елның августына кадәр тәмамланырга тиеш. Заказчы – «Татарстан Республикасы Главстрой» ДБУ. Ике проект өчен 976 млн сумнан артык акча каралган.

Манараны тикшергәндә, белгечләр күп санлы кимчелекләр ачыклаган: кирпеч өслегенең җимерелүе, ярыклар, коррозия, агач конструкцияләрнең черүе. Реставрация проектта металл конструкцияләрне торгызу, стеналарны ремонтлау, зыян күргән кирпечләрне алыштыру, фасадны буяу, гидроизоляция, түбәне яңарту күздә тотыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев