Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Синоптик Россия халкына җылы җәй вәгъдә итте

Россиянең барлык территориясендә диярлек июль һәм август айларында һава температурасы климатик норма чикләрендә көтелә. Кайбер төбәкләрдә хәтта җылырак булачак.

Бу хакта РФ Гидрометеоүзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина ТАСС агентлыгына биргән әңгәмәсендә белдерде.

Синоптик сүзләренчә, июльдә һава торышы климат нормасы кысаларында көтелә. Бигрәк тә Мурманск өлкәсендә, Карелиянең төньягында, Алтайда, Тывада, Иркутск өлкәсенең көньягында һәм Приморье краеның көньягында җылы булачак.

Август аенда да Мурманск өлкәсе һәм Карелиянең төньяк өлеше халкы җылы һавадан ләззәтләнә алачак. Шулай ук Кырымда, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә, Төньяк Кавказда, Ставрополь һәм Краснодар крайларында, Төмән өлкәсенең көньягында, Омск, Новосибирск өлкәләрендә, Алтай Республикасында, Таймырның көнчыгышында һәм Приморье краеның көньяк-көнчыгышында һава температурасы нормадан югарырак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев