Бердәм никахны теркәү тантанасы Казанда 30 августта, Татарстан Республикасы көнендә һәм Шәһәр көнендә узачак.
Дистәләгән пар бер үк вакытта «Казан» гаилә үзәге каршындагы төп сәхнәдә никахлашырга ризалык белдерәчәк, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте.
Катнашу өчен гаризаны Казанның ЗАГС идарәсенә тапшырырга кирәк. Парлар өчен төп шарт туй дресс-кодын үтәү булачак: кәләшкә – ап-ак күлмәк, ә кияүгә классик костюм киеп килергә кирәк булачак.
Нет комментариев