Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сабантуйга милли киемнәр киеп баручы гаиләләр өчен фотобәйге дәвам итә

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Нарядный Сабантуй – 2026» фотоконкурсын дәвам итә. Бәйгедә милли киемнәр киеп Сабантуйга барган гаиләләр катнаша ала.

Узган ял көннәрендә Татарстанда беренче Сабантуйлар узды. Хәзер сезнең гаиләгезнең бәйрәмдә төшкән матур фотоларын конкурска җибәрергә вакыт.

Катнашу шартлары

Шарт
1 Фото 2026 елгы Сабантуйда төшерелергә тиеш
2 Фотода гаилә булырга тиеш (ире-хатыны, әти-әнисе белән балалар, яки әби-бабайлар)
3 Бер кешенең яки коллективның фотосы кабул ителми
4 Төрле халыкларның милли киемнәре була ала
5 Бер гаиләдән бары тик бер генә фото
6 «ВКонтакте» сәхифәгез ачык булырга тиеш

Фотоны ничек җибәрергә?

26 июньгә кадәр:

  1. Фотоны «ВКонтакте» социаль челтәренә куегыз

  2. #НарядныйСабантуй2026 хештегын өстәгез

  3. Гаиләнең фамилиясен һәм торак пунктын күрсәтегез

Бәйге этаплары

  • 📷 Экспертлар иң яхшы 30 фотоны сайлый

  • 📅 1 июльдә алар «Татар-информ» сайтында урнаштырыла

  • 🗳️ Халык тавыш бирүе башлана (ясалма тавышлар тыела)

  • 🏆 Нәтиҗәләр 8 июльдә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә билгеле булачак

Бүләкләр

Өч җиңүче призларга ия булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев