Республикада рус теле һәм математика буенча Бердәм дәүләт имтиханнарының (БДИ) нәтиҗәләре билгеле булды.
Быел чыгарылыш сыйныфны тәмамлаучы 16 314 укучы рус теле буенча БДИ тапшырган. Уртача балл – 66,66 (узган елда – 65,05). 40 укучы минималь балл җыя алмаган. 71 укучы (былтыр – 31) рус теле буенча 100 балл туплаган.
Профильле математика буенча имтиханны барлыгы 9 595 укучы тапшырган. Уртача балл – 71,40 (2025 елда – 68,68). 152 укучы минималь балл җыя алмаган. Ә 137 укучы (былтыр – 11) әлеге фән буенча 100 балл туплауга ирешкән.
База дәрәҗәсендәге математикадан исә барысы 6 700 укучы БДИ тапшырган. Уртача билге – 4,39. Шул ук вакытта 98 бала имтиханны бирә алмаган.
Нет комментариев