Җәмгыять

Россиядән 2027 елда хаҗга 25 мең кеше бара алачак

Согуд Гарәбстаны хакимияте Россия өчен 2027 елга хаҗ квотасын раслаган. Киләсе елда изге сәфәрне 25 мең россияле башкара ала, дип белдерде РИА Новостига РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең халыкара эшләр һәм хаҗ буенча рәисе урынбасары мөфти Рушан Аббясов.

Аның сүзләренчә, квотаны ел саен Согуд Гарәбстанының Хаҗ һәм гомрә министрлыгы билгели. 2027 елга Россия өчен квота 25 мең кешегә беркетелгән – бу 2026 елдагы күрсәткечкә тигез.

Мөфти Аббясов искә төшергәнчә, 2027 елда хаҗ сезоны 10 майдан 20 майга кадәр узачак.

Согуд Гарәбстанында Мәккәгә хаҗ – Исламның биш баганасының берсе. Аны мөмкинлеге булган һәр мөселман башкарырга тиеш.


Нет комментариев