Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Россиядә беренче сыйныф укучыларына тәртип өчен билге куелмаячак

Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы хәбәр итте. Документта мәктәп укучыларының үз-үзләрен тотышын «үрнәк», «рөхсәт ителә торган» һәм «ярамый торган» шкаласы буенча бәяләү мөмкинлеге каралган. Әмма бу нигезләмә беренче сыйныф укучыларына гамәлдә түгел.

Киләсе уку елында тәртипне бәяләү системасы һәр төбәктә унар мәктәптә сынап каралачак. Аннан соң ул илнең барлык гомуми белем бирү оешмаларына таратылачак.

Мәгариф министрлыгында аңлатуларынча, бәяләү вакытында укучыларның дисциплинасы, социаль хезмәттәшлеге, шәхси сыйфатлары һәм уку активлыгы исәпкә алыначак.

Балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институтының баш белгече Марина Конева билгеләп үткәнчә, тәртипкә бәя класс җитәкчеләре, укытучы-предметниклар һәм педагог-психологлар катнашында коллегиаль рәвештә куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев