Россия вузлары 2030 елга яңа системага күчә
Россиянең барлык югары уку йортлары 2030 елга кадәр яңартылган белем бирү тәртибенә күчәчәк. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгына мәгариф һәм фән министры урынбасары Константин Могилевский хәбәр итте.
Министр урынбасары әйтүенчә, мәгариф – консерватив тармак, шуңа күрә студентлар әзерләү сыйфатын яхшырту өчен сак, әмма эзлекле хәрәкәт итәргә кирәк. Беренче чиратта яңа системаны пилот проектта катнашучылар сынап караячак, аннан соң аларга башка вузлар да өстәләчәк.
Пилот проект 2023 елда башланды. Башта анда алты вуз катнашты: МАИ, МИСИС, МПДУ, Балтыйк федераль университеты, Санкт-Петербург тау университеты һәм Томск дәүләт университеты. Хәзер экспериментта 17 университет бар, аларда студентлар 581 белем бирү программасы буенча укый.
«Сынау» кысаларында база һәм махсус югары белем аермасы кертелде. Ә аспирантура аерым дәрәҗә булып, фәнни-педагогик һәм тикшеренү кадрлары әзерләүгә юнәлдерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев