«Татар-информ» матбугат конференциясендә Татарстан Республика клиник хастаханәсенең 2 нче ортопедия бүлеге мөдире Рамил Салихов көндәлек физик активлык нормалары турында сөйләде.
Табиб 8-10 мең адым йөрергә кирәклеге турындагы киң таралган фикерне кире кага. Аның сүзләренчә, бу саннарны япон галимнәре гаджетлар өчен уйлап тапкан, ә чынлыкта сәламәтлек өчен 30 минут дәвамында өзлексез йөрү файдалырак. Бу якынча 5 мең адым тәшкил итә.
Табиб көндәлек адымнарны күзәтү урынына вакытка карап эш итәргә киңәш итте.
Нет комментариев