Саба районы Миңгәр авылында узган көрәш буенча дөнья чемпионатында абсолют дөнья чемпионы титулын Россия җыелма командасы вәкиле, Зәй егете Радик Сәлахов яулады.
Финалда ул Грузия көрәшчесе Уча Табатадзе белән бил алышты. Җиңүчегә төп бүләк — автомобиль тапшырылды.
Бу — Радикның 2026 елда откан дүртенче машинасы. Ул быел Зәй һәм Казан шәһәре Сабан туенда, Изге Болгар җыенының милли көрәш турнирында баш батыр булып танылды.
Радик Сәлахов карьерасында барлыгы 22 машина откан.
Нет комментариев