Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин традицион республика киңәшмәсендә муниципалитетлар башлыкларына әле әзерлек паспорты алмаган объектларны җылыту сезонына әзерләүне контрольгә алырга кушты.
«Билгеләнгән вакытка – 15 сентябрьгә – өч көн калуын исәпкә алып, муниципаль районнар башлыкларына калган объектларны әзерләүне шәхси контрольгә алырга кирәк», – дип ассызыклады министр.
Айзатуллин мәгълүматлары буенча, социаль яклау, спорт, яшьләр сәясәте һәм мәдәният юнәлешләрендә кышка әзерлек тулысынча төгәлләнгән. Торак фондында паспортлар 95 процентка рәсмиләштерелгән, котельныйларның әзерлеге 99 процент тәшкил итә. Кышка 3127 мәгариф учреждениесе һәм 1908 сәламәтлек саклау учреждениесе әзер.
Нет комментариев