«Москит ятьмәсе — ялган терәк»:  ата-аналарны кисәттеләр
Җәмгыять

«Москит ятьмәсе — ялган терәк»: ата-аналарны кисәттеләр

Язгы-җәйге чорда балаларның тәрәзәдән егылып төшү очраклары арта. Белгечләр кисәтә: моның өчен җаваплылык тулысынча әти-әниләргә йөкләнә.

Быел әле җәй җитмичә үк биеклектән егылып төшкән дүрт бала Республика балалар хастаханәсенә эләккән. Кагыйдә буларак, куркыныч хәлләргә 2-5 яшьтәге балалар дучар була.

Татарстан прокуратурасы вәкиле Александр Цеханович белдерүенчә, балалар еш кына москит ятьмәсенә таянып төшеп китә. Аның сүзләренчә, москит ятьмәсе — «ялган терәк», ул бала авырлыгын күтәрми.

ДРКБ табибы Руслан Хәсәновта ата-ана контроле мөһимлеген ассызыклады.

Ата-аналар өчен кагыйдәләр:

  • Баланы бер минутка да күздән ычкындырмагыз

  • Москит ятьмәсенә таянырга ярамавын аңлатыгыз

  • Тәрәзә янына урындык, табуретка куймагыз

  • Тәрәзәләргә блокираторлар урнаштырыгыз


Нет комментариев