Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мошенниклар турында банклар һәм МАКС мессенджеры аша хәбәр итеп булачак

Россиядә кулланучылар телефон һәм интернет мошенниклыгы очраклары турында хәбәр итү өчен яңа мөмкинлекләр алачак.

Хәзер моны «Дәүләт хезмәтләре» порталында гына түгел, ә МАКС мессенджерында, шулай ук банкларның мобиль кушымталарында да эшләп булачак.

Бу хакта Дәүләт Думасының мәгълүмати сәясәт комитеты башлыгы Сергей Боярский белдерде. Ул ТАСС агентлыгына биргән әңгәмәсендә кибермошенниклыкка каршы көрәш чараларының икенче пакетына төзәтмәләрне шәрехләде.

Боярский аңлатуынча, беренче укылышта «Кызыл төймәне» бары тик «Дәүләт хезмәтләре»ндә генә урнаштыру күздә тотылган булган. Хәзер исә механизмны киңәйтергә һәм МАКС мессенджерына һәм банк кушымталарына да шундый ук функцияләр өстәү тәкъдим ителә.

Комитет әгъзалары фикеренчә, кулланучылар мошенникларның шикле гамәлләре турында тизрәк һәм уңайлырак ысул белән хәбәр итә алсын өчен, бу инструментны төрле цифрлы сервисларда урнаштыру мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев