Мошенниклар Татарстан халкын 1 миллиард 211 миллион сумнан мәхрүм иткән
Ел башыннан алып мошенниклар Татарстан халкының 1 миллиард 211 миллион сум акчасын урлаган.
Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән законсыз файдалануга каршы көрәшне оештыру идарәсенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта мәгълүмат бирде.
— Ел башыннан бирле Татарстанда 3 437 мошенниклык очрагы теркәлгән. Мошенниклар барлыгы 1 миллиард 211 миллион 729 мең сум акча урлаган, — диде Рәдис Йосыпов.
Ул бу сумма узган ел белән чагыштырганда 53 миллион сумга кимрәк икәнен дә искәртте. Ләкин саннар шактый зур булып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев