«Милли киемле Сабантуй» бәйгесенә фотолар кабул итү вакыты озайтылды
Җәмгыять

«Милли киемле Сабантуй» бәйгесенә фотолар кабул итү вакыты озайтылды

«Татар-информ» «Милли киемле Сабантуй – 2026» конкурсына фотолар кабул итүне 30 июньгә кадәр озайтты.

Иң яхшы эшләргә тавыш бирү 1-7 июльдә узачак, нәтиҗәләр 8 июльдә — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә игълан ителәчәк.

Конкурста катнашу өчен:

  • «ВКонтакте» сәхифәгездә Сабантуйдагы гаилә фотогызны #НарядныйСабантуй2026 хештегы белән урнаштырыгыз;

  • гаилә фамилиясе һәм торак пунктны күрсәтегез.

Фотода ир-хатын, балалы гаилә яки әби-бабайлар булырга мөмкин. Бер гаиләдән бер фото кабул ителә. Профиль ачык булырга тиеш.


Нет комментариев