Бүген Татарстанда Казан – Чаллы елга маршруты ачылды. Дистә еллар узгач, «ТР флоты» компаниясе генераль директоры Роман Лизалин бу юнәлеш буенча даими пассажир рейсларының яңадан ачылуын «мөһим вакыйга» дип атады.
Маршрутта заманча «Метеор-2020» суднолары җәлеп ителгән. Юлда алар Чистай, Түбән Кама һәм Алабугада тукталыш ясыйлар. Һәр шәһәрдә пассажирлар өчен махсус экскурсия программалары әзерләнгән.
Казаннан судно җомга һәм шимбә, ә Чаллыдан шимбә һәм якшәмбе көннәрендә китә.
Татарстан башкаласыннан «Метеор» 8:30 сәгатьтә кузгала. 11:35 сәгатьтә ул Чистайда, 13:20 сәгатьтә – Түбән Камада, 13:35 сәгатьтә Алабугада булачак. Чаллыга судно 14:20 сәгатьтә килеп җитә.
Чаллыдан «Метеор» 13:00 сәгатьтә китә. 13:45 сәгатьтә ул Алабугада, 14:00 сәгатьтә – Түбән Камада, 15:45 сәгатьтә – Чистайда, 18:50 сәгатьтә Казанда булачак.
Билет бәясе сәфәрнең ераклыгына бәйле. Казаннан Чаллыга кадәр тулы билет 2 мең сумга төшә. Биш яшькә кадәрге балалар бушлай сәяхәт итә ала.
Пенсионерлар, студентлар, 5-10 яшьлек балалар, күп балалы гаиләләр, инвалидлар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ташламалар гамәлдә. Билетларны «ТР флоты» компаниясенең рәсми сайтында һәм Казан Елга вокзалы кассаларында сатып алырга мөмкин.
Нет комментариев