Махсус операция ветераннары өчен «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты башланды
Бүген «Казан Экспо» территориясендә махсус хәрби операция ветераннары өчен «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты старт алды. Чемпионат 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Россия мәгариф министры урынбасары Владимир Желонкин «Татар-информ»га сөйләгәнчә, быел чемпионат икенче ел рәттән Президент кушуы буенча уза.
«Узган ел белән чагыштырганда, катнашучылар саны ике тапкырдан күбрәккә артты. Компетенцияләр саны да күбәйде, хәзер чемпионатта 21 ярыш һәм 7 күрсәтмә компетенция», — дип билгеләде ул.
Владимир Желонкин ветераннарның яңа һөнәрләр үзләштерүе һәм күрсәткән осталыклары белән горурлануын белдерде.
«Бу, бер яктан, безнең егетләр өчен социаль адаптация булса, икенче яктан – өстәмә белем алу мөмкинлеге. Чара, һичшиксез, алга таба үсәчәк. Бу – бик файдалы һәм кирәкле ярыш», — дип йомгаклады ул сүзен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев