Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

MAX мессенджеры дөньяны яулый: 7 миллион чит ил кулланучысы теркәлгән

MAX мессенджерында ел башыннан алып 7 миллион чит ил кулланучысы теркәлгән. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Платформа мәгълүматларына караганда, чит ил кулланучылары миллиардтан артык хәбәр җибәргән һәм 220 миллион тапкыр шалтыраткан. Үзбәкстан, Белоруссия һәм Казахстан халкы аеруча актив теркәлә.

Мессенджерда 40 илнең гражданнары теркәлә ала. БДБ илләрендә яшәүче кулланучылар өчен шалтырату һәм хәбәрләр алмашу мөмкинлеге узган елның ноябрендә ачылган иде. Ә 2026 елның мартыннан Азия, Африка, Якын Көнчыгыш һәм Латин Америкасы илләрендәге кулланучылар өчен дә шундый мөмкинлек барлыкка килде.

Апрель башына MAX мессенджерында теркәлгән кулланучыларның гомуми саны 110 миллионга җиткән. Көндәлек аудитория исә 80 миллион кешедән артып киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев