Мамадышның 245 еллыгы уңаеннан «Яшьлек» скверында зөмрүд туе — 55 ел бергә гомер иткән гаиләләрне хөрмәтләделәр. Бу тарихлар — бәйрәмнең иң матур бизәге.
Закирҗан һәм Галия Каландаровлар — Яңа ел алдыннан танышканнар. Бер-берсенә шундук ошаганнар, ләкин хисләрен яшергәннәр. Бергә инде 55 ел! Улларын үстергәннәр һәм ятим калган туган кызларына әти-әни булганнар. Закирҗан абый фабрикада йөртүче, Галия ханым суүткәргечтә 32 ел, «Надежда» приютында 10 ел эшләгән. Алтын йөрәкле кешеләр.
Равил һәм Миннегөл Әхтәмҗановлар — «Ул мине танышырга бер егеттән коткарды», — дип елмаеп искә ала Миннегөл апа. Танышканнар — икенче көнне үк очраша башлаганнар. Шулай 55 ел да очып узган. Равил абый — Чернобыль ликвидаторы, бөтен гомерен сырзаводында эшләгән. Миннегөл Мансур кызы — типографиядә һәм «Спартак»та. Ике уллары, дүрт оныклары һәм ике оныкчыклары бар.
Владимир һәм Валентина Лисиннар — «Очраклы очрашу язмыш булып чыкты, 55 елны сизми дә калдык», — дип елмаялар ир-хатын. Валентина Никифор кызы госстрахта 30 ел эшләгән, Владимир Петр улы — ДРСУда. Ике ул үстергәннәр, бүген аларның 6 оныгы һәм 2 оныкчыгы. Бәхет рецепты: өй, бакча, хәрәкәт һәм һәр көнгә рәхмәт.
Зиннур һәм Роза Гыйләҗевләр — аларны дуслары таныштырган. Зиннур Розаны туган якларына әти-әнисенә кунакка чакырган, ә анда киленне бүтән җибәрмәгәннәр! Бергә өч бала үстергәннәр, хәзер дүрт оныклары бар. Роза Асат кызы РайПО икмәкханәсендә 30 ел эшләгән, хезмәт ветераны. Зиннур Мөхәммәт улы — РСУда йөртүче, суүткәргечтән пенсиягә чыккан.
Нет комментариев