«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә 30 меңгә якын укучы ярдәм алачак
Яңа уку елы алдыннан Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында 9 меңнән артык беренче сыйныф укучысы һәм 2–11 сыйныфларның 20 меңгә якын укучысы ярдәм алачак. Бу хакта ТР мәгариф министры урынбасары Айгөл Кашапова хәбәр итте.
Узган ел 11 мең беренче сыйныф укучысына һәм 18 мең укучыга ярдәм күрсәтелгән. 2025 елда ярдәм суммасы 48 млн сумнан арткан. Акция башланганнан бирле 18 елда 300 меңнән артык укучы 453 млн сумлык ярдәм алган.
Беренче сыйныф укучыларына рюкзаклар тапшырылачак. Аларда дәфтәрләр, каләмнәр, карандашлар, дәреслекләр, альбомнар, көндәлек, файллар, папкалар булачак. Беренче сыйныф укучысы портфеле бәясе – 6 мең–6,5 мең сум.
Шулай ук районнарда спорт формасы, канцелярия сертификатлары һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев