Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кырымда ял иткән Татарстан балаларын Краснодар краена күчергәннәр

Кырымда ял иткән Татарстан балаларын Краснодар краена күчергәннәр. Бу хакта Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров хәбәр итте.

 

Аның мәгълүматлары буенча, Артек, Форос һәм Алуштада ял итүче барлык балаларны, шулай ук аларны озата баручыларны Сукко бистәсенә күчергәннәр.

«Сменадагыларның барысы да уңайлы шартлар, кайнар ризык һәм медицина хезмәте белән тәэмин ителгән, белем бирү программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәкләр. Комплекс территориясендә спорт һәм укыту инфраструктурасы бар», - диелә хәбәрдә.

Балаларны кайтару график нигезендә сменалары тәмамланганнан соң Россия тимер юллары поездлары белән гамәлгә ашырылачак. Балаларның килү һәм кире кайту мәсьәләсе Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов контролендә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kyrymda-yal-itkan-tatarstan-balalaryn-krasnodar-kraena-kucergannar-5925526

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев