Кыяр тозлау – кышкы әзерлекнең төп серләре
Җәй азагы – кыярларны кышка әзерләүнең иң мөһим чоры. Күп хуҗабикәләр кыярларның кетердәп торуы, тозлыкның болытланмавы һәм банкаларның «шартламавы» өчен үзләренең серле рецептларын куллана. Әйдәгез, иң таралган һәм уңышлы ысуллар белән танышыйк.
Беренче адым: кыярларны әзерләү
Тозлау өчен иң яхшысы – яңа гына өзелгән, үзегез үстергән яки базардан сатып алынган вак кыярлар. Аларны салкын суда яхшылап юып, очларын кисеп алырга кирәк. Кайбер хуҗабикәләр кыярларны 2–3 сәгать салкын суга салып, суын берничә тапкыр алыштырып тора. Бу адым кыярларның нык һәм кетердәп торуына ярдәм итә.
Тозлык әзерләү – төп сер
Тозлык рецепты һәр хуҗабикәнеке төрлечә, ләкин иң киң таралган вариант – 1 литр суга 1,5 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы. Өч литрлы банкага кыяр тутырганда, гадәттә 1,5 литр тозлык җитә.
Банкага нәрсә салырга?
Тозлауның төп серләренең берсе – тәмләткечләр. Алар кыярга үзенчәлекле тәм һәм хуш ис бирә. Гадәттә банка төбенә түбәндәгеләр салына:
-
Керән яфраклары – кыярларның нык булуына ярдәм итә
-
Кара карлыган һәм чия яфраклары
-
Укроп зонтиклары
-
Сарымсак – 3–6 теш
-
Кара борыч бөртекләре – 5–12 данә
-
Дәфнә яфрагы
-
Канәфер (гвоздика)
«Кыярлар шартламасын» өчен
Киңәш: киптерелгән үләннәр генә кулланыгыз, яшел үләннәр салсагыз, кыярлар еш кына «шартлый». Шулай ук шикәр комын гадәтидән ике тапкыр күбрәк салырга киңәш итә.
Классик ачытып тозлау ысулы
Өлкән буын вәкилләре борынгы – ачытып тозлау ысулын хуплый. Зур эмаль савытка керән, карлыган яфрагы, укроп, сарымсак салып, кыяр тутыралар. Бер литр суга бер аш кашыгы ярым тоз, өч аш кашыгы шикәр комы салып, тозлыкны кайнаталар һәм кыярлар күмелеп калганчы коялар. Өстенә янә керән һәм карлыган яфрагы ябып, бастырыбрак куялар.
Стерильләштерү – иминлек гарантиясе
Кыярларның озак саклануы өчен банкаларны алдан стерильләштерү мөһим. Кайбер хуҗабикәләр банкаларны манты әзерли торган савытта парда тота, икенчеләре кайнар суда стерильли.
Берничә файдалы киңәш
-
Эре кыярлар өчен 8% лы тозлы су, уртача кыярлар өчен 7%, кечкенә кыярлар өчен 6% тозлы су кулланыла
-
Банкаларны япканнан соң, аларны түбәнгә каратып куярга һәм җылы юрганга төреп суытырга кирәк
-
Тозлык салынган банкаларны бер-ике көн салкынча урында тотарга, аннан гына ябарга киңәш итәләр
Кыяр тозлау – чын осталык. Һәр хуҗабикә үзенә ошаган рецептны сайлый, төрле тәмләткечләр кушып, яңа вариантлар уйлап таба. Төп сер – яхшы кәеф һәм сабырлык!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев