Җәмгыять

Көзге суган һәм сарымсак утырту ысулы

Татарстан бакчачылары өчен көзге утыртуның оптималь вакыты — сентябрь ахыры-октябрь башы.

Сарымсакны туфракның 5 см тирәнлегендә температура +12°C чамасы булганда утырталар . Суганны исә салкыннарга якынайганда, әмма туфрак әле җылы булганда утырту яхшырак .

Утырту алдыннан түтәлне әзерләргә кирәк: 1 кв. метрга 5-6 кг черегән тирес, 30 г суперфосфат һәм 20 г калий тозы салып казыйлар . Сарымсакны 10-15 см ара белән, 4-5 см тирәнлеккә утырталар, ә суганны 5-6 см тирәнлеккә чәчәләр . Иң мөһиме — салкыннар башланганчы тамырлары өлгерергә тиеш .


Нет комментариев