Корбан гаете 2026: нисаб күләме, намаз вакыты һәм корбан чалу урыннары
27 майда мөселманнар иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсен – Корбан гаетен билгеләп үтәчәк.
Корбан китерү өчен нисаб күләме, корбан чалу өчен Казанда махсус мәйданчыклар һәм Гает намазы вакытында үзгәрешләр.
Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә – быел әлеге бәйрәм 2026 елның 27 маена туры килә. Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шуралары тарафыннан 2026 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләре расланды.
Бу көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк. Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шураларының бердәм карары белән, Татарстанның барлык мәчетләрендә Гает намазын кояш чыкканнан соң 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә.
Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шураларының бердәм карары белән, корбан чалу өчен нисаб күләме, бөтен әҗәтләр һәм асыл хәҗәтләрдән тыш, 100 мең сум күләмендә билгеләнде. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 100 мең сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев