Көчле җил Татарстанда 29 апрельдә дә сакланачак
Татарстанда чәршәмбе, 29 апрельдә, һава торышы җилле булып көтелә.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, төбәктә җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда — 17 метрга) җитәчәк.
Җил көндезге һәм кичке сәгатьләрдә көчәячәк.
Элегрәк Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында иминлек чаралары турында искәрткән иде. Реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында тормаска киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев