Җәмгыять

Киләсе елларда бердәм дәүләт имтиханы 1 июньнән дә иртәрәк башланмаячак

Бу хакта ТАССка Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев белдергән.

Алдагы елларда Россиядә бердәм дәүләт имтиханы 1 июньнән дә иртәрәк башланмаячак. «Бу турыда Президент боерыгы бар, һәм аның вакыты юк. Моннан соң һәм аннан соңгы елларда без имтихан кампаниясен 1 июньнән дә иртәрәк башлап җибәрә алмыйбыз», – дигән Музаев.


Нет комментариев