Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Киләсе елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Оренбург өлкәсендә узачак

Пенза өлкәсе Кузнецк районы Дәхтәрни авылында XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе уза. Биредә Россиянең 38 төбәгеннән делегатлар җыелды.

Кунакларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

Рөстәм Нургали улы Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко һәм аның урынбасары авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләргә уңышлар теләде.

«Пенза һәм Татарстан Республикасы бер округта урнашкан, без һәрвакыт ярдәмләшеп яшибез. Бүген дә Республикабыздан делегатлар, мәдәният хезмәткәрләре килде, Кукмара районы да зур булышлык күрсәтте», — дип өстәде ул.

Киләсе елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Оренбург өлкәсендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев