Киләсе атнадан дәүләт имтиханнары башлана: БДИ 1 июньдә үтә
Җәмгыять

Киләсе атнадан дәүләт имтиханнары башлана: БДИ 1 июньдә үтә

Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы 1 июньдә башлана. Беренче көндә укучылар тарих, әдәбият һәм химия фәннәреннән имтихан тапшырачак.

БДИның төп этабы 1 июньнән 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Мәҗбүри имтиханнар:

  • 4 июнь – рус теле

  • 8 июнь – математика

Сайлап тапшырыла торган фәннәр:

  • 11 июнь – физика, җәмгыять белеме

  • 15 июнь – биология, география, чит телләр (язма өлеш)

  • 18–19 июнь – чит телләр (телдән), информатика

Татарстанда БДИ өчен 86 пункт ачылачак, һәр аудиториядә онлайн-видеокүзәтү оештырылачак.

Имтиханга үзең белән алырга рөхсәт ителә:

  • паспорт

  • кара гельле каләм

  • газсыз су һәм җиңелчә ризык

9 сыйныфлар өчен ТДИның төп этабы 2 июньдә башлана.


Нет комментариев