Җәмгыять

Киләсе атнада Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

Киләсе атнада Татарстанда салкынча, көзге һава торышы урнаша. Һава температурасы климатик нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булачак . Кайбер районнарда төнлә кырау төшү ихтимал .

Сишәмбе, 7 сентябрь — алмашынучан болытлы, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә . Төнлә +1..+6 градус, көндез +10..+15 градус .

Чәршәмбе, 8 сентябрь — болытлы, бераз яңгыр явуы ихтимал . Төнлә +3..+8 градус, көндез +11..+16 градус . Атна ахырына көндез +16 градуска кадәр җылытуы мөмкин . Явым-төшемнәр аз көтелә .


Нет комментариев