Җәмгыять

Казанда «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә 800дән артык гармунчы катнашты

Казанда 41 нче тапкыр оештырылган «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале узды. Чарага республиканың һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 800дән артык катнашучы — гармунчылар, баянчылар һәм үзешчән коллективлар җыелды.

Быел беренче тапкыр концертта гармунчылар гаиләләре һәм династияләре катнашты. Сәхнәгә 40тан артык яшь гармунчы чыкты.

Фестиваль маршруты да үзгәрде: чара Тинчурин театры янында башланды, анда Татарстан йолдызлары чыгыш ясады, аннары гармунчылар колоннасы Кабан күле буйлап Камал театры Амфитеатрына кадәр барды. Театр янында халык һөнәрләре (чигү, агач кисү, чүлмәк ясау) күрсәтелгән остаханә эшләде. Фестиваль 40 елдан артык уза һәм халык иҗатын саклауның иң мөһим мәйданчыкларының берсе булып тора.


Нет комментариев