Казанда «Россия халыкларының традицион костюмы» бөтенроссия фестивале була
Быел көз башында Казанда тагын бер масштаблы фольклор чара — «Россия халыкларының традицион костюмы» бөтенроссия фестивале узачак. Быел көз башында Казанда тагын бер масштаблы фольклор чара — «Россия халыкларының традицион костюмы» бөтенроссия фестивале узачак.
Фестиваль 4-6 сентябрьдә булачак, дип хәбәр итте ТР Мәдәният министрлыгы.
Мәдәни вакыйганы Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән В.Д.Поленов исемендәге Дәүләт Россия халык иҗаты йорты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне гамәлгә кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге оештыра.
Фестиваль илнең төрле төбәкләреннән килгән осталарны, рәссамнарны һәм иҗади коллективларны берләштерәчәк. Конкурсның төп вакыйгасы булып соңгы дүрт елда ясалган костюмнар һәм курчаклар коллекцияләре бәйгесе торачак. Программа шулай ук күргәзмәләр, ярминкә, гала-концерт һәм конкурс эшләренә аналитик күзәтүне үз эченә ала.
Катнашу өчен иҗади коллективлар (остаханәләр, һөнәрчелек йортлары, мода һәм костюм театрлары), гаилә коллективлары, шулай ук аерым осталар, рәссам-модельерлар, иҗади белгечлекләргә укучы студентлар һәм укытучылар чакырыла. Катнашучыларның яше чикләнмәгән.
Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 2026 елның 7 августына кадәр кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев