Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Казанда «Абилимпикс-2026» чемпионаты башланды

Казанда махсус хәрби операция ветераннары арасында «Абилимпикс-2026» һөнәри осталык чемпионаты башланды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Макс-каналында хәбәр итте.

Чемпионатта Россиянең 86 төбәгеннән 600 дән артык кеше катнаша. Ярышлар махсус хәрби операция ветераннарына яңа һөнәрләр үзләштерергә, тәҗрибә уртаклашырга һәм үз мөмкинлекләрен күрсәтергә ярдәм итәчәк.

«Бу егетләр үз эшенең профессионаллары гына түгел, ә батырлык һәм ихтыяр көченең чын үрнәге дә! Барлык катнашучыларга уңышлар телим. Аларның һәрберсе җиңүгә лаек, һәрберсе – чын герой!» – дип язды Рөстәм Миңнеханов.

Чемпионат 2026 елның 30 июненнән 2 июленә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев