Казанда 10 августта бушлай татар теле курслары башлана
Казан мэриясе татар телен өйрәнергә теләүчеләрне бушлай курсларга чакыра. Дәресләр 10 августта башланып, алты атна дәвам итәчәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Укулар ике юнәлештә алып барыла. Беренче төркем — телне бөтенләй белмәүчеләр өчен, икенчесе — үз белемнәрен тирәнәйтергә теләүчеләр өчен. Дәресләрдә сөйләм телен үстерүгә һәм грамматика кагыйдәләрен өйрәнүгә игътибар биреләчәк. Һәр дәрес 2 сәгать дәвам итә.
Курслар тәмамлангач, иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр алачак. Катнашу өчен алдан теркәлү мәҗбүри. Урыннар саны чикләнгән.
Курслар Татарстан Рәисе каршындагы Татар теле һәм республика халыкларының туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе ярдәмендә оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев