Казан Россия тимер юлларының «Өч башкала» яңа туристик маршрутына керде
Казан 2027 елга Россия тимер юллары туристик поездларының яңа юнәлешләре арасына керде. Компания яңа графикта «Өч башкала» маршрутын ачарга ниятли: Мәскәү – Казан – Ижевск – Мәскәү.
Россия тимер юллары 2027 елга һәм 2028 елның беренче кварталына туристлык поездлары графигын раслаган. Турпоездлар саны 131гә кадәр арта — бу гамәлдәге график белән чагыштырганда 11гә күбрәк. Аларның 87се — еракка йөрүче поездлар.
Моннан тыш, компания маршрутлар географиясен киңәйтә. Туристик поездлар илнең 54 төбәге буенча йөриячәк. Маршрут челтәренә беренче тапкыр Удмуртия Республикасы, Тверь өлкәсе, шулай ук Шуя, Щекино һәм Углич керәчәк.
Яңа юнәлешләр арасында шулай ук «Волжские просторы» (Мәскәү – Самара – Әстерхан – Мәскәү) һәм «Ржевский рубеж» (Мәскәү – Ржев – Торжок – Мәскәү) маршрутлары да бар. Барлык гамәлдәге туристик поездлар да йөрүен дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев