Казан мэрының яңа киңәшчесе Радик Шәфигуллин булачак
Элек ул шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын башкарган. Бу турыда Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин бүген Казан шәһәр Думасының II сессиясе вакытында белдерде.
«Башкарма комитетындагы эш этабы тәмамланып, Радик Равилович хәзер мэр ярдәмчесе сыйфатында эшләячәк. Аның вазыйфасы – халыкара эшчәнлек өлкәсендә миңа ярдәм күрсәтү. БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлар ассоциациясе, шулай ук Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр оешмасы белән бәйле бурычлар бик әһәмиятле», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Яңа тәгаенләнгән мэр киңәшчесе шәһәр башлыгына ышаныч өчен рәхмәте белән бүлеште.
«Бу юнәлешне миңа ышанып тапшырганыгыз өчен бик зур рәхмәт, Илсур Рәисович. Киләчәктә дә үз шәһәрем, кече Ватаным, республикабыз һәм бөтен илебез файдасына тырышып эшләрмен дип өметләнәм», – дип әйтеп үтте Шәфигуллин.
Илсур Мәтшин шуның белән бергә Радик Шәфигуллинны «Казан хакына хезмәт һәм фидакарьлек өчен» мактау билгесе белән бүләкләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев